Журнал Сююмбикэ в Казани

Журнал Сююмбикэ

Информация об организации

Журнал Сююмбикэ контакты

График работы

  • Часы работы:
    • пн-пт: 08:30 - 17:00

Карта проезда до Журнал Сююмбикэ

Во весь экран

Изображения компании

Журнал Сююмбикэ

Журнал Сююмбикэ отзывы и рейтинг

  • Мария Курицева
    Призыбызга кем лаек?
    Сез хәл итәсез!
    Тавыш бирү:
  • Мария Курицева
    КӨЗГЕ ЯРМИНКӘЛӘРДӘ САТЫЛАЧАК АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ПРОДУКЦИЯСЕНЕҢ БӘЯЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ.
    кош итенең килосы 115 сум, күркә ите - 235, сыер ите -
  • Мария Курицева
    ТЫНЛЫКТА ЯҢГЫРАГАН МОҢ
    автор: Эльмира ЗАКИРОВА
    Көзге игелекле эшләр атнасы язгыларын алыштырды. Возьмемся за руки, друзья! (Куллар тотышыйк, дуслар!) Хәйрия хәрәкәте менә тагын никадәр баланы, алар язмышына битараф булмаган өлкәннәрне җыйды. 2008 елда оешкан бу хәрәкәт хәзер инде иҗат фестивале дәрәҗәсендә зурлап үткәрелә. Анда катнашучылар да күбәйгәннән-күбәя. Туган авылым күңел ачу үзәгендә урнашкан ресторанның беренче катында узган матбугат конференциясендә шулар хакында иркенләп сөйләделәр. Дөресрәге, ул физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар шигырьләрен туплаган Мелодия в тишине китабын тәкъдим итү чарасы буларак та узды. Гадәттәгечә ул иҗат бәйрәме, көчле ихтыяр, ихлас хисләр тантанасы югарылыгында иде. Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева менә нәрсәләр сөйләде:
    дәвамы:
  • Мария Курицева
    ҮСӘБЕЗ АЙЛАП ТҮГЕЛ, КӨНЛӘП!..
    Балалы кеше куркак ул. Мин дә куркак. Телевизор, Интернеттагы яңалыкларны карамаска тырышам хәтта ямьсез, коточкыч хәбәрләрне колагым ишетмәсен, күзем күрмәсен! Кеше үтерү, мыскыллау, талау, бәла-казалар болар турында ишетү йөрәкне бер мәлгә туктатып куя! Баламны ничек йолып калырмын?! Ю-ук! Нинди дискотекаларга йөрсен ул! Җибәрмим! Йә әтисе белән тагылып барырбыз читтән саклап торырбыз. Мәктәпкә җитәкләп кенә алып барып, җитәкләп кенә алып кайтырбыз. Менә шундый куркакка әйләндем тегене-моны уйлап куйсам, колак шаулый башлый… Дискотекаларга әле ерак олы тормышка кадәр өйдә дә никадәр куркыныч хәлләр сагалап тора үзен!
    Беренче ярдәм тәртипләре:
  • Мария Курицева
    ТАБЫЛДЫК
    автор: Асия ЮНЫСОВА
    Бу шагыйрә ханымны күптән беләм. Дөресрәге, шигырьләрен укып барам. Җитмешен узып киткән булса да, шигырьләрендә дәрт шаукымы, мәхәббәт чаткылары бар аның. Үзен бик тә карап, матур итеп йөртә белә ул. Шуңа күрә аның яшьлегендә генә түгел, бәлки хәзер дә ир-атларның күз карашын үзенә җәлеп итә алганлыгына бер дә шикләнми идем.
    Редакциягә бер керүендә ул ачылып китәсе итте. Дөрес фаразлагансыз. Мин мәхәббәт халәтендә яшәдем. Бу дөньяда яшәр өчен Мәхәббәт бик кирәк нәрсә ул. Кайгыларны да күрдем, әмма мине алардан шул мәхәббәт дигән нәрсә исән алып чыкты…»
    дәвамы:
  • Мария Курицева
    ГӨНАҺСЫЗ САБЫЙДАЙ БУЛЫП…
    Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның әйтүенә караганда, Татарстаннан быел 900 кеше хаҗга сәфәр кылган. Шуларның 90 проценты өлкән яшьтәгеләр. Суперэконом дигәннәре: башта Казаннан Мәскәүгә, аннары Согуд Гарәбстанына очасың. Дубайдан автобуста ике көнлек юл аннары. Хаҗ кылу җиңел түгел. Юлда нинди сынаулар көткәнен Хак Тәгаләдән гайре берәү дә белми. Аның каруы, хаҗга баруның иң зур бүләге бөтен гөнаһларыңны юып, гөнаһсыз сабыйдай булып кайтасың, диде Рөстәм хәзрәт.
    дәвамы:

QR-код

Сайт:





Показать на карте:





Позвонить: